- РУС
- ТАТ
Ономастиканың иң әһәмиятле, һәрвакыт актуаль проблемаларының берсе булып шул яки башка исемнәр белән атауның төрле дәлиллеген ачыклау тора. Без хатын-кызлар исемнәре төркемнәрен билгеләгәндә, татар хатын-кызлар исемнәренә хас лексик-семантик үзенчәлекләрне игътибарга алып, күп төрки телләрдә еш кулланыла торган классификациягә таяндык. Ул классификация исемнәрне өч төркемгә бүләргә тәкъдим итә: дескриптив исемнәр, дезиратив исемнәр, меморатив исемнәр.
Шулай ук татар хатын-кызлар исемнәренең семантикасын билгеләп үтәргә кирәк – антропонимнарда матурлык, нәзакәтлелек, чисталык, яктылык, мәхәббәт, ягымлылык мәгънәләре өстенлек итә.
Сылтама ясау өчен: Валиева М.З. Семантические особенности татарских женских личных имен // Научный Татарстан. 2009. №4. С.59–61.
Автор турында: Миләүшә Зәки кызы Вәлиева, филология фәннәре кандидаты.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.