Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында мәчет, тимерчелек, 1 тукымалар һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1260 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшайск (1919 елдан – Краснококшайск) өязе Күлле Киме волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Казаклар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда “Коммунизм” колхозы оештырыла(1966 елгы мәгълүматлар буенча, колхоз идарәсе – Өлә авылында, 1986 елгы мәгълүматлар буенча – Казаклар авылында урнаша). 2006 елда шәхси предприятие җирлегендә “Йорт куяннары үрчетү заводы” ябык акционерлык җәмгыяте эшли башлый.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты (бинасы 1939 елда төзелә), китапханә (1954 елдан), фельшер-акушерлык пункты, “Мөхәммәдия” мәчете (1993 елдан) эшли.

Халык саны

1782 елда – 73 ир-ат;
1859 елда – 534,
1897 елда – 825,
1908 елда – 897,
1920 елда – 934,
1926 елда – 970,
1938 елда – 1015,
1949 елда – 956,
1958 елда – 675,
1970 елда – 573,
1989 елда – 317,
2002 елда – 244,
2010 елда – 218,
2017 елда – 164 кеше (татарлар).