Эчтәлек

1956 елның 1 июнендә Башкортстан АССРның Илеш районы Югары Яркәй авылында туа. 

Казан консерваториясендә Р.Билаловның композиция классын тәмамлый (1980).

Төрле жанрлардагы симфоник, вокаль-симфоник, театр спектакльләре өчен, камера-инструменталь һәм вокаль музыка әсәрләре авторы. Аның әсәрләренә ышандыру көче, эмоциональлек, лирика, романтика, гуманлылык, табигыйлек хас.

«Кол Гали» симфониясе һәм «Моңлы сазым» симфоник поэмасы бөек шагыйрьләр Кол Гали һәм Г.Тукайга багышлана.

Ахиярованың лирик музыкаль сәләте Х.Туфан, И.Юзеев, Р.Харис, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, Ә.Атнабаев шигырьләренә язган җырларында ачык чагыла.

Ахиярова әсәрләре халыкара музыка фестивальләрендә (Америка һәм СССР композиторлары фестивале, 1989; Япон һәм татар музыкасы фестивале, 1992; «Европа-Азия» фестивальләре, 1993, 1996, 1998) башкарыла.

«Туй күлмәге» (1991), «Р.Ахиярова: җырлар» (1993) грампластинкалары, «Татар композиторлары җырлары һәм романслары» (1999) һәм башка компакт-дисклары чыгарыла.

Төп әсәрләре: симфоник һәм вокаль-симфоник әсәрләр – симфоник оркестр һәм баритон өчен «Ил таңы» (1983); солистлар, хор һәм симфоник оркестр өчен «Дуслык юлы» (1985); тенор, нәфис сүз һәм симфоник оркестр өчен «Ватаныма» кантатасы (1989); сопрано, тенор, хор һәм симфоник оркестр өчен «Тарих битләре» триптихы (Р.Вәлиев һәм Р.Шаһиева шигырьләре, 1998); камера-инструменталь әсәрләр – Скрипка, виолончель һәм фортепиано өчен трио (1979), Скрипка һәм фортепиано өчен соната (1980), Виолончель өчен соната-монолог (1984), Кыллы квартет (1996), Скрипка өчен соната (1998); балалар өчен язылган спектакльләргә музыка – Э.Блайтонның «Атаклы үрдәк баласы Тим» (1986), М.Супонинның «Сөзгәк кәҗә» (1987), Т.Миңнуллинның «Акбай» (1989), Н.Исәнбәтнең «Былтыр кысты» (1990) әсәрләренә көйләр, татар шагыйрьләре шигырьләренә язылган җырлар һәм романслар.

2006 елда Татар опера һәм балет театрында Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсының премьерасы була (Р.Харис либреттосы, режиссер М.Панджавидзе, дирижер В.Соболев, төп партияләрне Ә.Агади, В.Ганиева башкара). Бу операның куелуы ТРның музыкаль театр тарихында зур вакыйга булып кабул ителә. Әсәр милли традицияләргә таянып язылган һәм музыка теленең үзенчәлеге, мелодикасының байлыгы белән аерылып тора.

ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2008).

Әдәбият

Миңнуллин Р. Үзе яшь, үзе талантлы // Шагыйрь генә булып калалмадым. К., 1998;

Сайдашева З. Резеда Ахиярова. К., 1989;

Яхонтова Е. Следуя «закону искренности» // Советская музыка. 1991. № 5;

Сафиуллина Л. Тукай на оперной сцене: Лирико-драматургическая фантазия «Любовь поэта»// Казань. 2006. №10/11.

Автор З.Н.Сәйдәшева