Эчтәлек

Гомер еллары: 1860–1945.

1915–1916 елларда Эгер, Эстергом (Венгрия) шәһәрләре тирәсендә урнашкан лагерьлардагы татар хәрби әсирләреннән фольклор материаллары язып ала. «Татар әсирләре лагерьда. Мөселман хәрби әсирләре лагерьларында башкарылган эш турында доклад» («Tatar foglyok taboraban: Jelentes a Mohamedan fogolytaborokban Veg­zett tanulmanyokral») «Будапешт күзәтчесе» («Bu­dapesti szemle», Bdpst., 1916) дип исемләнгән еллык басмада дөнья күрә. Кунош җыйган татар фольклоры материаллары тупланмасы Ж.Какук тарафыннан түбәндәге хезмәтләрдә басыла: «Казан татарларының халык җырлары» («Kasantatarische Volks­lie­der», Bdpst., 1980), «Казан татарларының халык әкиятләре» («Kasantatarische Volks­märchen», Bdpst., 1989), «Лөгатьлек белән  мишәр-татар текстлары» («Mischär­tatarische Texte mit Wӧrter­ver­zei­chnis», Szeged, 1996). Аларда татар текстлары белән беррәттән транскрипциядә немец теленә тәрҗемәләре дә бирелә.

Әдәбият

Әсирлектән кайткан әкиятләр. К., 2002.

Автор  — Л.Ш.Җамалетдинов