Эчтәлек

1947 елның 1 мартында Биектау районы Мәмдәл авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1969).

1969–1970 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы хәбәрчесе.

1970–1988 елларда Биектау районы Олы Битаман урта мәктәбендә эшли (рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 1980 елдан директор урынбасары).

1988 елдан «Сабантуй» газетасында хәбәрче, 1990 елдан җаваплы сәркәтип, 1995 елдан баш мөхәррир, 2004 елдан җаваплы сәркәтип.

Балалар һәм яшьләрне әхлакый яктан тәрбияләүгә багышланган мәкалә һәм язмалары «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга» газеталарында һәм «Сөембикә», «Казан утлары», «Ялкын» журналларында басыла.

Әсәрләре

Кызарган алмалар. Казан, 1986.

Мыеклы фәрештә. Казан, 2000.