Тарихы

1851 елда Иске байлар (хәзер Тукай районы) авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, олаучылык тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1890–1891 елларда төзелә), мәктәп була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1556 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

1970 елларда Түбән Кама сусаклагычы төзелешенә бәйле авыл 2 км көньяккарак күчерелә.

Хәзер Тауасты Байлар авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Яңа юл” колхозы оештырыла (беренче рәисе Х.Абдуллин), 1950 елда – “Большевик” колхозы (Мияш авылы), 1959 елда “Алга” (Дәвек авылы) колхозы составына керә, 1991 елда “Алга” колхозы “Яңа юл” колхозы составыннан чыга, 2004 елда кабат “Яңа юл” колхозына кушыла. 2006 елдан – “Вамин Чулман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1979 елда – сигезьеллык (шул ук елны яңа бина төзелә), 1991 елда – урта, 2013 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1985 елдан, 2014 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә бар.

Мәдәният йорты каршында “Ядкәр” фольклор ансамбле (1993 елдан), “Минзәлә дулкыннары” гармунчылар ансамбле (1998 елдан), “Нур” театры (2001 елдан, 2007 елдан “халык” исемен ала, җитәкчесе һәм режиссеры – М.М.Гайниева) эшли.

1996 елда мәчет төзелә.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I һәм III “Ык күпере” авыллыклары (Пьянобор культурасы), II “Ык күпере” авыллыгы (Ананьино культурасы); I, II, III, V, VI, VII Таусты Байлар авыллыклары (Ананьино культурасы) һәм IV Таусты Байлар авыллыгы (Имәнкискә культурасы), Тауасты Байлар торулыгы (буралы курган һәм Пьянобор культурасы), Тауасты Байлар курганнар төркеме (Чиркәскүл культурасы) һәм Тауасты Байлар каберлеге (Ананьино культурасы).

Күренекле кешеләре

Ә.Х.Абдуллин (1923–1973) – дирижер, композитор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан консерваториясе профессоры;

Г.К.Габдуллина (1938 елда туган) – биология фәннәре кандидаты, 1958–1993 елларда Казан дәүләт университетының микробиология кафедрасында эшли;

М.Г.Гайфуллин (1923–2012) – агроном, “Яңа юл” колхозы рәисе (1963–1983 елларда), Бөек ватан сугышында катнаша, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Б.Ә.Гатауллин (1927–2019) – полковник, СССР Оборона министрлыгында инспектор (1976–1987 елларда), Бөек ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;

Ә.Н.Гыйльфанов (1917–1996) – төбәк тарихын өйрәнүче, Бөек ватан сугышында катнаша, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

К.Р.Нәҗмиев (1974 елда туган) – Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе (2018 елдан);

Н.Г.Нуретдинов (1932–2015) – үзешчән татар халык театры оештыручысы һәм режиссеры, “Әллүки” балалар театрын оештыручы (Түбән Кама шәһәре), ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Г.Сәгыйдуллин (1921–1973) – драматург;

Р.К.Шәйхетдинов (1924–1977) – язучы һәм журналист.

Халык саны

1859 елда – 281,
1870 елда – 287,
1884 елда – 427,
1897 елда – 594,
1906 елда – 713,
1920 елда – 873,
1926 елда – 897,
1938 елда – 919,
1949 елда – 628,
1958 елда – 587,
1970 елда – 622,
1979 елда – 498,
1989 елда – 431,
2002 елда – 466,
2010 елда – 417,
2017 елда – 495 кеше (татарлар).