Авылга 1927 елда Такталачык авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешырылган көненнән ТАССРның Минзәлә кантоны Актаныш волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Мәсәде авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “1 Май” колхозы оештырыла. 1965 елда “Актаныш” (Татар Ямалы авылы) терлекчелек совхозына керә.

Халкы күбесенчә Агыйдел нефть кудыру станциясендә эшли, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда башлангыч мәктәп ачыла (бина 1950 елларда төзелә, 1985 елда балалар бакчасы бинасына күчерелә), 2016 елда ябыла.

2007 елда мәктәптә музей оештырыла.

1950 елларда авылда еш кына татар зыялылары вәкилләре ял итә (мәсәлән, Җәүдәт Фәйзи).

Авылда клуб, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында Ананьино һәм Пьянобор культураларына караган археология истәлекләре табыла.

Халык саны

1958 елда – 115,
1970 елда – 243,
1979 елда – 205,
1989 елда – 251,
2002 елда – 290,
2010 елда – 321,
2015 елда – 285 кеше (татарлар).