Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 17,6 км. Бассейнының мәйданы 120 км2. Елга башы Тукай районы Югары Байлар авылыннан 2 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Минзәлә районы Гөлек авылыннан 2 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 210 м, тамагыныкы – 62 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

1 дән 10,1 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар, иң зурысы – Сөрмәт елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,45 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 92 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,05 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Тиргәвеш бассейнында суының күләме 0,5 млн м3лы буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.