Эчтәлек

Фразеологиянең предметы булып фразеологизмнарның беренчел, элекке формаларын һәм мәгънәләрен өйрәнү, кулга төшерергә мөмкин булган барлык ядкәрләр аша аларның чыганакларын билгеләү, әлеге тел гамәлдә булган төрле чорларда фразеологиянең кулланылыш өлкәсен ачыклау тора.

Фразеологизмнар төзелеше — сүзләр тезмәсе яки җөмлә төзелеше белән, ә мәгънәсе лексик төрләр мәгънәсе белән туры килгәнгә күрә, фразеология лексикология, синтаксис һәм сүз ясалышы белән бәйле. Фразеология фразеологик берәмлекләрне аеру принципларын, аларны өйрәнү, классификацияләү һәм фразеографияләү, ягъни сүзлекләрдә тасвирлау ысулларын тикшерә.

Татар теле фразеологиясен фәнни җирлектә өйрәнүне XIX йөз ахырында К.Г.Насыйри башлап җибәрә һәм XX йөздә Ш.Г.Рамазанов, Җ.Җ.Вәлиди, Г.Х.Алпаров дәвам итә.

Фразеологиянең татар тел белеменең мөстәкыйль тармагы буларак үсеш алуы 1960 елларга карый. Фразеологик сүзлекләр төзү белән беррәттән Г.Х.Әхәтов, Г.Х.Ахунҗанов, Н.С.Исәнбәт, К.С.Сабиров һ.б. галимнәрнең татар фразеологиясенең гомуми мәсьәләләренә багышланган хезмәтләре басыла.

Фразеологиянең күпчелек аспектлары язучыларның әсәрләре телен тикшерү чикләрендә камилләштерелә (Г.С.Әмиров, В.Х.Хаков, М.Г.Мөхәммәдиев, С.Ш.Поварисов һ.б.ның хезмәтләре).

1980 елларда яңа бер юнәлеш — татар һәм рус телләре фразеологиясен чагыштырма-типологик өйрәнү күзәтелә (Р.Г.Юсупов, Л.К.Бәйрәмова, Г.И.Бичурина һ.б.).

Татар фразеологиясен Көнбатыш Европа телләре белән чагыштырып өйрәнүгә З.З.Гатиятуллина, И.И.Ибраһимова, Д.А.Хафизова һ.б. тел галимнәренең мәкаләләре багышлана.

Әдәбият

Борһанова Н., Мәхмүтова Л., Җәләй Л. Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре. К., 1957; 

Ахунҗанов Г.Х. Татар теленең идиомалары. К., 1972; 

Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге. К., 1982; 

Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге: 2 томда. К., 1989–90; 

Байрамова Л.К. Источники славянской и восточной фразеологии. К., 2007.

Автор — Л.К.Бәйрәмова