Биографиясе

1884 ел, хәзерге Ульяновск өлкәсенең Мукшы Күле авылы – ?.

Башлангыч белемне туган авылында ала, соңрак Самара шәһәренең татар мәктәбендә укый.

1906–1907 елларда укыта.

1917 елдан соң Самара губернасы авылларында коммуналар оештыру белән шөгыльләнә, балалар укыта.

1913–1915 елларда «Ак юл» журналында беренче шигырьләре басыла, 1917 елдан соң «Яңа көч» газетасында фельетоннарын һәм сатирик шигырьләрен бастыра.

Әдәбият

Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1992. 1 кит.