Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук колмак үстерү, балта эше, тимерчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә (1912 елда ачыла), су тегермәне, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2902 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Олы Мәңгәр волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күңгәр авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Тугай” колхозы оештырыла, 1959 елда “Искра” колхозы (Күңгәр авылы) составына керә. 1993 елда авыл мөстәкыйль “Кушар” колхозына аерылып чыга, 1997 елдан “Күшәр” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Күшәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2015 елдан аның составына “Ташчишмә” колхозы (Иске Өҗем авылы) керә.

Халкы күбесенчә “Күшәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык (1939 елда яңа бина төзелә), 1963 елда тулы булмаган урта мәктәп (1966 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (бинасы 2015 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар. 1994 елда мәчет ачыла.

Авылның әйләнә-тирәсендә неолит һәм соңгы бронза чорына караган Күшәр археологик табылдык урыны ачыклана.

Күренекле кешеләре

И.И.Закиров (1985 елда туган) – Г.Камал исемендәге Татар академия театры драма актёры.

Халык саны

1782 елда – 203 ир заты;
1859 елда – 786,
1897 елда – 955,
1908 елда – 878,
1920 елда – 1095,
1926 елда – 1298,
1938 елда – 465,
1949 елда – 822,
1958 елда – 815,
1970 елда – 769,
1979 елда – 716,
1989 елда – 636,
2002 елда – 647,
2010 елда – 635,
2015 елда – 654 кеше (татарлар).