Гомуми мәгълүмат

Көнбатыш Себернең көньяк-көнчыгыш өлешендә, Себер федераль округы составында урнашкан. 1944 елда оештырыла. Мәйданы – 316,9 мең кв.км. Үзәге – Томск шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 2877 км көнчыгыштарак урнашкан).

Халкы – 1076762 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 17029 кеше (1970 елда – 15286, 1979 елда – 17629, 1989 елда – 20812, 2002 елда – 20145) кеше. Татарлар, тупланып, Томск шәһәрендә һәм шәһәр яны авылларында (Ум-Авыл, Воронино, Казанйорт, Калтай, Кафтанчиково, Курлек, Исламбул, Тактамыш, Абытай, Әүштә); Стрежевой шәһәрендә; Бакчар, Югары Кеть, Зырянский, Кожевниково, Колпашево һәм Кривошеино районнарында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Себер татарлары Томск өлкәсе территориясендә элек-электән яшәгәннәр. Аларның формалашуында төрки халыкларның төп һәм читтән килгән төркемнәре катнаша.

Идел-Урал буе татарлары анда XIX йөздә, төбәкне үзләштерү чорында, урнаша башлый. XX йөз башында, Столыпинның аграр реформасы белән бәйле рәвештә, аларның саны тагын да арта.

1897 елда Томск шәһәрендә татарлар 1322 кеше исәпләнә, алар, тупланып, Татар бистәсендә (җирле атамасы – Заисток) яшиләр, анда Татар урамы да була. XX йөз башында татарлар Томск губернасының, губерна үзәгеннән тыш, утыздан артык торак пунктында яшиләр. Алар утырган җирләрдә мәчетләр, мәктәпләр һәм мәдрәсәләр эшли.

XIX йөз ахырында Томскта өч мәчет (шул исәптән Бохара диния нәзарәте карамагындагы Ак мәчет һәм Казан диния нәзарәтенеке – Кызыл мәчет) эшли.

1876 елда шәһәрдә – беренче, 1897 елда – икенче (сәүдәгәр Ш.М.Сәйдәшев иганәсенә), 1905 елда өченче (сәүдәгәр К.М.Хәмитов иганәсенә төзелә) мәдрәсә ачыла. Кыз балалар Ф.М.Нәүрүзованың шәхси мәктәбендә белем ала. 1908 елда Томск губернасында 615 укучысы булган алты татар мәктәбе исәпләнә. 1912–1913 елларда Томск шәһәрендә татар телендә «Сибирия» газетасы нәшер ителә, 1916–1917 елларда Томск мөселманнары хәйрия җәмгыяте эшли.

1917 елдан соң татар халкының милли яшәешен үстерү өчен мөмкинлекләр киңәя. 1918 елда Томскта Мөселман социалистлар комитеты эшчәнлек алып бара, «Чулпан» (1918 ел), «Себер юксыллары» (1919–1921 елларда), «Том сүзе» (1919 ел) газеталары нәшер ителә, 1920 елларда татар китапханәсе (хәзерге исеме – «Истоки»), «Нацмен» клубы эшли.

Татар уку йортларының саны арта: 1919 елда өлкәдә – унөч татар мәктәбе (унбиш укытучы, биш йөз илле алты укучы), 1927–1928 елда утыз бер мәктәп (илле бер укытучы, ике мең укучы) исәпләнә. 1917–1919 елларда Томскта – Мөхәммәди укытучылар семинариясе, 1924–1956 елларда Себер төрки-татар педагогика техникумы (милли мәктәпләр өчен ике меңгә якын башлангыч сыйныф укытучылары әзерли) эшли.

Хәзерге вакытта өлкәдә Татар мәдәнияте үзәге (1993–2007 елларда – Татар өлкә мәдәни үзәге, җитәкчесе – Й.Я.Әбдрәшитов), Томск шәһәр «Туган ил» милли-мәдәни үзәге (2005 елдан, рәисе – М.В.Хөснетдинов).

Татар мәдәнияте үзәге каршында унбиш үзешчән коллектив: «Нур» ветераннар хоры, «Күбәләк» (балалар) һәм «Чулпан» вокаль-хореография ансамбльләре, «Айнур» хореография ансамбле, «Ялкын» вокаль‑инструменталь ансамбле, «Якташлар» төбәкне өйрәнүчеләр, «Заисток» ветераннр клублары, «Дуслар» яшьләр клубы, «Аулак өй» хатын-кызлар клубы, «Табиб» гарәп телен һәм ислам нигезләрен өйрәнү клубы, «Татар теле һәм гореф-гадәтләр» түгәрәге, «Заисток: Татар бистәсе» тарих музее, балалар өчен татар мәдәниятен өйрәнү якшәмбе мәктәбе эшли. Татар мәдәните үзәгенең иҗат коллективлары өлкәнең Зырянский, Кожевниково, Томск һәм башка районнарындагы татар авылларына гастрольләр оештыра.

1999–2011 елларда Томск төбәк «Татар яшьләре берлеге» иҗтимагый оешмасы; 2003–2015 елларда Милли көрәш федерациясе эшли. Ел саен «Яшь батыр» милли көрәш ярышлары, татар мәдәнияте фестивале, «Чишмәкәй» татар музыкасын яшь башкаручылар конкурсы, Корбан бәйрәме, Сабан туе (шул исәптән балалар), Ураза бәйрәме һәм башкалар үткәрелә.

2002 елда беренче төбәкара «Салават күпере» балалар иҗаты һәм беренче өлкә «Татар җыры» конкурслары үткәрелә. Татар телен яхшы белүчеләр өлкә конкурсы (2000 елдан), «Балалар чишмәсе» татар музыкасын яшь башкаручылар конкурсы (2005 елдан), «Радуга» («Салават күпере») милли җыр һәм бию конкурсы уздырыла. 2014 елда Томск шәһәрендә Федераль Сабан туе уза.

Томск өлкәсе Мәгариф департаменты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында килешү төзелә, ул Томск өлкәсендә милли мәгарифне үстерү, Татарстан Республикасында мәдәният, тарих һәм татар теле укытучыларын әзерләүне күздә тота. Татар теле Тактамыш, Әүштә, Исламбул, Абытай авыл мәктәпләрендә факультатив дәресләрдә укытыла.

Томск өлкәсе территориясендә татарлар тормышы белән бәйле мәдәни истәлекләр: Ак һәм Кызыл җамигъ мәчетләр, К.М.Хәмитов утары (Кәрим бай йорты, 1996 елдан Татар мәдәнияте үзәге) урнашкан.

Күренекле кешеләре

  • Советла Союзы Геройлары Ф.Г.Камалетдинов, Х.Н.Мөхәммәдиев, Ш.С.Рәхмәтуллин,
  • җәмәгать эшлеклесе һәм педагог И.Җ.Бикколов,
  • тарих фәннәре докторы И.И.Шәрифҗанов,
  • физика-математика фәннәре докторы М.И.Бичурин,
  • СССРның халык артисты Г.Б.Измайлова,
  • рәссам Ф.Ш.Яхинның тормышы һәм эшчәнлеге Томск өлкәсе белән бәйле.