- РУС
- ТАТ
Инженер-механик, «Медицина нструментлары» фәнни-җитештерү предприятиесе генераль директоры (1981–1997 еллар), техник фәннәр кандидаты (1978 ел), РСФСРның атказанган машина төзүчесе (1978 ел)
1937 елның 3 апреле, Чистай шәһәре – 1997 елның 22 гыйнвары, Казан шәһәре.
Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1959 ел), Казан компрессорлар заводында инженер-конструктор булып эшли.
1961–1963 елларда Татарстан Халык хуҗалыгы советында өлкән инженер.
1963–1965 елларда «Теплоприбор» үзәк проектлау-конструкторлык бюросында (Казан) бүлек башлыгы.
1965–1971 елларда Казан медицина инструментлары заводында баш конструктор.
1971–1981 елларда Бөтенсоюз медицина инструментлары фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты директоры.
В.Х.Сабитов җитәкчелегендә илдә беренче буларак стомат. өчен эшләнмәләр, офтальмология, нейрохирургия, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе өчен инструментлар эшләнә.
Уйлап табуга 30 дан артык авторлык таныклыгы бар.
Халыклар дуслыгы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.