Биографиясе

1933 елның 14 июле, Минзәлә районы Югары Тәкермән авылы – 2008 елның 22 феврале, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1958).

1970 елга кадәр «Яшь ленинчы» газетасында, «Азат хатын», «Чаян» журналларында, 1970–1983 елларда Татарстан китап нәшриятында, 1991 елдан «Казан утлары» журналында эшли.

Иҗаты

«Шәймәт карт» (1956), «Яңа җыр» (1962), «Кына гөле» (1963), «Сине эзлим» (1966), «Әби-апа» (1967) һ.б. поэмаларда актив гражданлык позицияле хезмәтчәннәрнең якты образларын тудыра. Лирик һәм публицистик шигырьләрендә һәм балладаларында кешенең җәмгыятьтәге урыны, аның табигать белән үзара бәйләнешләре турында фикер йөртә: «Җикән камыш» (1972), «Онытма...» (1973), «Җыр тәме» (1983). «Салда сәяхәт» повесте (1971) — туган җиргә мәдхия.

Балалар өчен «Алып батыр кайчан чабатасын каккан?» (1987), «Чаба иде бер куян» (1990), «Гөрләвек» (2001) шигырьләр һәм әкиятләр җыентыклары авторы. У.Уитменның «Листья травы» («Үлән яфраклары», 1975) шигырьләр китабын, Е.Евтушенконың «Казанский университет», («Казан университеты», 1988) һәм «Мама и нейтронная бомба» («Әни һәм нейтрон бомба», 1988) поэмаларын, Р.Мир-Хәйдәровның «Ранняя печаль» («Иртәләгән сагыш», 2002) һәм «За всё — наличными» («Һәрнәрсәгә — акчалата», 2005) романнарын татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1976).

Әсәрләре    

Сайланма әсәрләр: 2 томда. К., 1993; 

Сайланма әсәрләр. К., 2011.

Әдәбият   

Фәйзуллин Р. Өлкәнебез // Казан утлары. 2003. № 7.