Биографиясе

1823 елның 20 октябре, Воронеж губернасы Коротояк шәһәре – 1881 елның 6 июле, Мәскәү губернасы, Звенигород өязе Белавино авылы. Дворяннар нәселеннән.

Мәскәү университетын тәмамлый (1846). Т.Н.Грановский шәкерте. 1851 елга кадәр Мәскәү балалар ятимханәсендә тарих укытучысы. 1851–1857 елларда Казан, 1857–1874 елларда Мәскәү университетларында сәяси икътисад һәм статистика фәне укытучысы, профессор. 1862–1863 елларда икътисад һәм статистика фәннәреннән Александр II уллары Николай белән Александрга (булачак Александр III) белем бирә. 1864–1868 елларда Мәскәүдә Лазарев исемендәге Көнчыгыш телләре институты директоры.

«Вестник промышленности» журналы (1860–1861) һәм «Акционер» газетасы (1860–1862) наширләренең берсе. 1867–1868 елларда «Москва» һәм «Москвич» газеталарының икътисад бүлеге мөдире. 1869–1878 елларда Мәскәү сәүдәгәрләр банкында идарә рәисе, совет әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

1861 елгы реформага кадәр крепостнойлык тәртипләрен тәнкыйтьли, сәнәгатьтә буржуаз үзгәрешләргә өстенлек бирүне, Россиядә чит ил капиталын чикләүне яклый.

1856 елның 6 июнендә Казан университетында узган тантаналы утырышта сөйләгән нотыгында («О некоторых условиях, способствующих умножению народного капитала») ул Россиядә шәхси милекнең кагылгысыз булырга, казна карамагындагы сәнәгать берәмлекләре аерым эшкуарларга тапшырылырга, сәнәгать, сәүдә оешмалары һәм тимер юллар төзелешенең ирекле рәвештә үсәргә, халык мәгарифенә җитди әһәмият бирелергә тиешлеге турында сөйли. Конституциягә нигезләнгән монархия тарафдары.

Хезмәтләре сәяси икътисад һәм статистикага, Борынгы Греция һәм Рим тарихына карый.

Хезмәтләре

Курс политической экономии. М., 1859.

Письма о путешествии государя наследника цесаревича по России от Петербурга до Крыма. М., 1864 (автордаш).

Наше банковское дело. Письма... М.,1873.

Әдәбият

Венгеров С.А. Критико-биографический словарь русских писателей и учёных. СПб., 1891. Т. 2.

Каратаев Н.К. Экономические науки в Московском университете (1755–1955). М., 1956.

История русской экономической мысли. М., 1958. Т. 1, ч. 2.