Эчтәлек

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Новопоселённая Шикенас, Шукенясь исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 496,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Олы Әтнә волостенда, 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Олы Әтнә авыл җирлеге составына керә.

1917 елда авылда мәктәп ачыла. Халкы “Тукай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда мәчет бар (2013 елдан).

Халык саны

1782 елда – 64 ир заты;
1859 елда – 207,
1897 елда – 310,
1908 елда – 416,
1920 елда – 377,
1926 елда – 371,
1938 елда – 374,
1949 елда – 246,
1958 елда – 178,
1970 елда – 208,
1979 елда – 174,
1989 елда – 125,
2002 елда – 135,
2010 елда – 119,
2015 елда – 111 кеше (татарлар).