Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Шашы исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет һәм вак-төякләр кибете эшли. Мәчет 1859 елда Б.Госманов акчасына төзелә. Бинасы сакланган. 1938–1958 елларда мәчет бинасында мәктәп, 1963–2012 елларда клуб эшли. Хәзер буш тора.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире (Яңа Шашы авылы җирләрен дә кертеп) 1199 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Кышлау волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Яңа Шашы авыл җирлеге составына керә.

1931–1961 һәм 1991–2014 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Күмәкләштерү елларында авылда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елларда Фрунзе исемендәге колхоз составына керә, 1963 елда “Ирек” колхозы итеп үзгәртелә. 1966 елдан “Таң” колхозы, 2003 елдан “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб бар. 2013 елда яңа мәчет ачыла.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Зыятдинова (1945–2006) – шагыйрә, тәрҗемәче, популяр җырлар авторы;

Х.Ш.Халиков (1933–2002) – шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 130 ир заты;
1859 елда – 448,
1897 елда – 631,
1908 елда – 625,
1920 елда – 548,
1949 елда – 328,
1958 елда – 234,
1970 елда – 198,
1979 елда – 162,
1989 елда – 114,
2002 елда – 119,
2010 елда – 110,
2015 елда – 105 кеше (татарлар).