Гомер еллары: 1894–1941.

«Яңа авыл» (1926), «Авыл хикәяләре» (1929) хикәяләр җыентыклары, балалар өчен «Мырау батыр» (1928), «Әбием кәҗәсе» (1928) китаплары авторы.

М.Горький хикәяләрен, Л.Н.Сәйфуллинаның «Правонарушители» («Закон бозучылар», 1930), А.Н.Толстойның «Хлеб» («Икмәк», М., 1939) повестьларын, А.Серафимовичның «Железный поток» («Тимер ташкын», 1932) В.Гюгоның «Девяносто третий год» («Туксан өченче ел», 1933), Э.Синклерның «Джимми Хиггинс» (1934), В.Бредельның «Испытание» («Сыналу», 1936), Н.А.Островскийның «Как закалялась сталь» («Корыч ничек чыныкты», 1937, автордаш), «Рождённые бурей» («Давылда туганнар», 1937, автордаш) романнарын һ.б.ны татар теленә тәрҗемә итә.

Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана.

Автор — Р.Н.Даутов