Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук туку кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне, “китайка” тукымасы җитештерү фабрикасы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1050,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Олы Әтнә волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Олы Мәңгәр авыл җирлеге составына керә.

1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (башта мәчет бинасында урнаша), 2011 елда ябыла. 1931 елда “Иске Мәңгәр” колхозы оештырыла, 1955 елда Мичурин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1959 елда Микоян исемендәге колхоз белән (Олы Мәңгәр авылы) берләштерелә, 1960 елда “Чулпан” колхозы итеп үзгәртелә. 1960 елларда аның составына “Чапаев” колхозы (Бәхтияр авылы) керә. 1994 елда авыл “Чулпан” колхозы составыннан чыга һәм “Мәңгәр” колхозы оештырыла. 1995 елда кабат “Чулпан” колхозы белән “Мәңгәр” колхозына берләштерелә, 1997 елдан “Мәңгәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2003 елдан “Мәңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб бар, 2005 елда мәчет ачыла. Авылның әйләнә-тирәсендә XVI йөзнең эпиграфик истәлекләре – кабер ташлары сакланган.

Күренекле кешеләре

Н.К.Нуриев (1952 елда туган) – педагог, математик, педагогика фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1782 елда – 66 ир заты;
1859 елда – 521,
1897 елда – 641,
1908 елда – 749,
1920 елда – 568,
1926 елда – 649,
1938 елда – 645,
1949 елда – 453,
1958 елда – 325,
1970 елда – 328,
1979 елда – 290,
1989 елда – 241,
2002 елда – 259,
2010 елда – 241,
2015 елда – 237 кеше (татарлар).