Евразия һәм Төньяк Америка урманнарында киң таралган.

1929 елда Татарстанда 83 поши була, 1950 елда – 1318, 2003 елда – 4430. Куаклыкларда һәм биек үләнле урыннарда яшиләр.

Гәүдә озынлыгы 3 м га, сырт биеклеге 2,3 м га кадәр, авырлыгы 500-570 кг. Гәүдәсе кыска, башы зур, кәкре танаулы. Өске ирене кабарынкы һәм аскысы өстеннән салынып төшә. Ата пошиның муен астында тире үсентесе («алка») асылынып тора. Колаклары озын, киң, хәрәкәтчел. Мөгез ата пошида гына, ул кыска кәүсәдән һәм киң яссыланган «көрәктән» тора, аңардан исә берничә үсенте китә. Озын аяклары һәм киң тояклары чытырманлык һәм сазлыкларда җиңел йөрергә мөмкинлек бирә. Йон капламы куе көрән яки кара диярлек төстә, аяклары астан өскә таба аксыл соры яки ак. Берәрләп яки төркемләшеп (3-5 зат) яшиләр. Җенси яктан 3 яшьтә җитлегә. Парлашу чоры – сентябрь-октябрьдә, аннары ата поши мөгезләрен сала. Яңалары апрель-майда гына үсә башлый, көзгә сөякләнеп бетә. Поши май-июньдә 1-2 бала китерә. Җәен, нигездә, үләнчел үсемлекләр, шулай ук агач-куак яфраклары һәм яшь ботаклар, көзен коелган яфраклар, кышын ботаклар белән туклана. 20-25 ел яши, әмма күбесе иртә һәлак була. Төп дошманнары – аю, бүре, селәүсен, комагай.

Нарат, имәннәрне зарарлый (яшь үсентеләрнең очларын ашый).

Сунарчылык объекты (лицензияләр буенча).