Биографиясе

1940 елның 18 марты, Чуаш АССРның Красноармейск районы Синьял-Чурино авылы – 2014 елның 3 декабре, Чабаксар шәһәре.

Свердловск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач (1965), Удмуртия АССРның «Понинский» совхозы баш ветеринария табибе.

1967–1993 елларда Казанда Бөтенроссия фәнни-тикшеренү ветеринария институтында эшли, 1985 елдан ветеринария токсикология лабораториясе мөдире. 1994 елдан Чуаш авыл хуҗалыгы академиясендә фармакология һәм терапия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре әйләнә-тирә табигый объектларны авыр металлардан зарарсызландыру, Чуаш Республикасы Алатырь чыганагында табылган табигый цеолитларны санитар-токсикологик яктан бәяләү һәм аларны терлекчелектә, кошчылыкта, ветеринариядә куллануны нигезләүгә карый.

4 авторлык таныклыгы, 11 рационализаторлык тәкъдиме бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.