Эчтәлек

Авылга XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында нигез салына. Беренче исеме – Уссюль.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 242,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Күлле Киме волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күлле Киме авыл җирлеге составына керә.

2015 елга кадәр башлангыч мәктәп һәм клуб эшли.

Халык саны

1859 елда – 117,
1897 елда – 192,
1908 елда – 242,
1920 елда – 211,
1926 елда – 242,
1938 елда – 259,
1949 елда – 182,
1958 елда – 162,
1970 елда – 140,
1979 елда – 94,
1989 елда – 64,
2002 елда – 58,
2010 елда – 40,
2015 елда – 33 кеше (татарлар).