Биографиясе

1929 елның 8 сентябрендә Чистай шәһәрендә туа.

Казан университетын тәмамлый (1952), шунда ук эшли, 1967–1994 елларда молекуляр физика кафедрасы мөдире, 1994 елдан шул ук кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре полимерларда һәм гетероген системаларда ТМРны өйрәнүгә карый.

Маклаков ТМР-релаксация вакытлары буенча полимерларның пластификациясе тибын һәм эремәләрдә кристаллашуын бәяләү алымнарын эшли. Иярмә бәйләнешләре булган полимерларны өйрәнү өчен ТМР техникасын тәкъдим итә. Үздиффузияләнү коэффициентының эремәдәге полимерлар концентрациясенә универсаль гомумиләштерелгән бәйлелеген таба, үткәргечләрнең полиэтилен изоляциясенең озакка чыдамлылыгын фаразлау алымнарын тәкъдим итә, күзәнәкле тирәлекләрдә сыеклыкның тизләтелгән үздиффузиясен ачыклый.

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2008). Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре             

Изучение пластификации полимеров методом ЯМР // Успехи химии. 1979. Т. 48, № 4 (автордаш);

Изучение пластифицированных систем методом ЯМР // Высокомолекулярные соединения. 1983. Т. 25, № 9;

Самодиффузия в растворах и расплавах полимеров. К., 1987 (автордаш);

Encyclopedia Fluid Mechanics. Houston–L.–P., 1990. V. 9 (автордаш).

Автор — Р.Г.Усманов