Биографиясе

1874 елның 13 ноябре, Казан – 1960 елның 3 марты, Мәскәү.

1895–1897 елларда Батуми кальгасы артиллериясендә хезмәт итә, 1895 елда Михаил артиллерия училищесен, Михаил артиллерия академиясен (1900 ел, Санкт-Петербург) тәмамлаганнан соң, шунда ук хезмәт итә һәм укыта (1904–1917 еллар).

Пироксилинлы төтенсез дары кулланып, реактив снаряд үрнәген – сугыш ракетасын уйлап таба (1916 ел).

Эшче-крәстиян Кызыл Армиясенең Артиллерия академиясен оештыруда катнаша һәм укыта: профессор, укыту бүлеге башлыгы, кафедрасы башлыгы булып эшли (1917–1918, 1922–1939, 1940–1960 еллар).

Баллистика фәнни мәктәбенә нигез сала.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1942 ел).

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Айдагы бер кратерга И.П.Граве исеме бирелә.

Хезмәтләре

Внутренняя баллистика: В 5 т. Л., 1933–1938;

Баллистика полузамкнутого пространства. Л., 1940.