Тарихы

1652 елдан Зур Пүчинкә буларак мәгълүм. Башта Казан Архиерей йорты карамагында була.

1764 елда халкы – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1893 елда ачыла), кредит ширкәте, йон-тукыма ману йорты, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3432,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Омар волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Омар авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

2007 елдан Омар авыл җирлегенә кергән барлык авыллар һәм авыл территориясендә “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Төзекләндерелгән чишмә бар (2016 ел).

Халык саны

1782 елда — 354 ир-ат;
1859 елда — 1044,
1897 елда — 1113,
1908 елда — 1273,
1920 елда — 1301,
1926 елда — 1171,
1938 елда — 765,
1949 елда — 378,
1958 елда — 297,
1970 елда — 267,
1979 елда — 236,
1989 елда — 182,
2002 елда — 99,
2010 елда — 73,
2017 елда — 52 кеше (руслар).