1944 елда ачыла. Училищеда укучыларны Россия Федерациясе Оборона министрлыгының югары хәрби уку йортларына һәм башка югары һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керүгә әзерләү башкарыла.

2018/2019 уку елында 481 укучы, 172 укытучы исәпләнә.

Уку йорты эшләгән елларда 12 меңнән артык кеше әзерләнә, алар арасында-Советлар Союзы Герое А.Л.Солуянов, Россия Федерациясе Геройлары В.В.Герасимов, С.Н.Голубятников, Н.А.Беляев, С.З.Тулин, В.А.Чабанов, В.В.Макаров, Р.В.Игошин. «Казанский кадет» газетасы чыга.