Мәкаләдә 1990–2010 елларда Татарстан Республикасында хәзерге татар энциклопедистикасының формалашуы һәм үсеше тикшерелә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтының Татар энциклопедия сүзлеге өчен рус һәм татар телләрендә генераль лөгатьлекләр эшләү һәм апробацияләү белән бәйле эшчәнлегенең башлангыч этабы җентекләп анализлана. Институт хезмәткәрләренең фәнни-тикшеренү эшенә аерым игътибар бирелә. Академик гыйльми мохиттә барлыкка килгән чынбарлыктан чыгып, татар энциклопедистикасын үстерү һәм саклау буенча перспективалы үзгәрешләр тәкъдим ителә.

Сылтама ясау өчен: Шайдуллин Р.В. Татарская энциклопедистика: реалии и перспективы // Научный Татарстан. 2013. №3. С.143–155.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Рафаэль Вәли улы Шәйдуллин, тарих фәннәре докторы, профессор.