Кечкенә елга, инеш, сыза, үзәндә, кайвакыт 5 м га кадәр тирәнлектә чокыр казып корылган сусаклагыч.

Гадәттә, буа – су өслегенең мәйданы 1 км2 дан артмаган яки күләме 1 млн м3 дан кимрәк булган сулык, шактый текә ярлы, төбе аз авышлыклы һәм су юлы юылуга тотрыклы.

Буа язгы кар сулары яки грунт сулары хисабына тула. Артык суны агызу өчен сутөшергечләр коралар.

Авыл җирлегендә буа сугару, балык, су кошлары үрчетү, шулай ук төрле хуҗалык эшләре өчен су саклау максатында файдаланыла.

Татарстанда буа кечкенә елгаларда, инешләрдә һәм коры сызаларда сугару, балык үрчетү, эрозиягә каршы көрәшү өчен төзелә.

Авыл хуҗалыгы культураларына су сибү һәм сугарулы культуралы көтүлекләр тоту өчен буалар ясау 1970-80 елларда аеруча киң тарала.

1997 елның исәпкә алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, гомуми су күләме 353 млн м3 булган 538 буа исәпләнә. Аеруча зур буалар Ык, Дала Зәе, Минзәлә, Олы һәм Кече Чирмешән, Зөя, Мишә елгалары һәм аларның кушылдыклары буйлап урнашкан.

Республика мелиораторлары тарафыннан эрозиягә каршы 200 ләп буа төзелә, аларның төп бурычы – елга һәм сусаклагычларның ләмләнүен киметү максатында эрозия продуктларын тоткарлау. Эрозиягә каршы төзелгән буалар шулай ук җирләрне сугару, фермаларны су белән тәэмин итү өчен файдаланыла.