Елга агымын сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм коммуналь хуҗалыклар, гидроэнергетика, су транспорты ихтыяҗлары өчен куллану, су басуларга каршы көрәшү өчен хезмәт итә.

 

Күпьеллык, сезонлы (яки еллык), атналык һәм тәүлеклек көйләүле сусаклагычка аералар.

 

Сусаклагычның су өслеге мәйданы кв.км өлешләреннән алып берничә мең кв.км га, ә күләме берничә мең куб.м тан йөзләрчә куб.км га кадәр тирбәлә.

 

Су өслеге мәйданы 1 кв.км дан яки күләме 1 млн куб.м тан артык булмаган сусаклагычлар, гадәттә, буа дип йөртелә.

 

Сусаклагычта: нормаль су биеклеге (НСБ) — барлык корылмалар яхшы хәлдә булганда плотина озак вакыт тотарга сәләтле иң югары су биеклеге; көчәйтелгән иң югары су биеклеге (ИЮСБ) — корылмаларны саклап су ташкынын җибәрү вакытында озак тотылмый торган иң югары су биеклеге; иң түбән су биеклеге (ИТСБ) — сусаклагыч һәм корылмалар гадәттәгечә калырлык иң түбән су биеклеге. Үле һәм файдалы күләмнәрнең суммасы тулы күләм дип йөртелә.

 

Төрле елларда (19 йөз уртасыннан башлап) Идел елгасында 9 сусаклагыч булдырыла, шул исәптән Европада иң зурлардан булган Куйбышев сусаклагычы, аның су өслеге мәйданының 50,7 % ы исә ТР территориясендә.

 

Кама елгасындагы 3 сусаклагычның иң зурысы — Түбән Кама сусаклагычы. Ул 1978 елда Чаллы шәһәре янында Түбән Кама ГЭСы плотинасы корылгач барлыкка килә. 1957 елда Дала Зәе елгасы бассейнында ТРның көньяк-көнчыгыш районнарындагы нефть чыгару һәм сәнәгать предприятиеләрен су белән тәэмин итү өчен, Карабаш сусаклагычы, ә 1963 елда Зәй ГРЭСын су белән техник тәэмин итү өчен, Зәй сусаклагычы төзелә.

 

Авыл җирлекләрендә сугару, балык һәм су кошлары үрчетү максатыннан, шулай ук хуҗалык кирәк-ярагы өчен кече елгаларда буалар коралар.

 

Сусаклагычлар төзү елганың гидрологик режимын үзгәртә. Тирәнлек шактый гына арта, су алмашу берничә тапкыр кими, температура һәм бозлану режимы үзгәрә. Зур сусаклагычларның яр буе полосасында (3–10 км га кадәр) климатта үзгәрешләр күзәтелә (тәүлеклек һәм еллык температураның салмаграк үзгәрүе, һаваның югары дымлылыгы). Киңрәк урыннарда җил барлыкка китергән дулкыннарның биеклеге 3 м га җитеп артып та китәргә мөмкин. Кайбер химик кушылмаларның — азотлы, фосфорлы һ.б.ның концентрациясе арта. Биомассалар тизрәк барлыкка килә, суның «чәчәк атуы» күзәтелә һ.б.

Флора һәм фаунаның төр составы үзгәрә. Балыкларның уылдык чәчү шартлары һәм тугай болыннарында үләннәрнең үсүе кискен төстә начарлана, кайвакыт сусаклагыч төбеннән торф калкып чыгу сәбәпле, йөзеп йөрүче торф утраулары барлыкка килә.

Яр буе участоклары һәм файдалы казылма чыганаклар су астында кала, еш кына сазлыкланалар, ярлар юыла (Абразия).

Урнашкан икътисади, транспорт һ.б. элемтәләр, санитар-гигиена һәм балык промыселы шартлары үзгәрә.

Шулай ук сусаклагыч төбен су астында калдыру өчен әзерләргә кирәк (урманнардан чистарту, булган сәнәгать калдыкларын, тарихи ядкәрләрне чыгару һ.б.).

 

Әһәмиятле объектларны һәм кыйммәтле авыл хуҗалыгы җирләрен саклау өчен территорияләрне инженерлык саклау чаралары (дамба, дренажлар корыла, яр ныгыту эшләре башкарыла һ.б.) үткәрелә.