1678 елдан Иябаш авылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Иябаш, Яваш исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук өс-баш киеме тегү, тукучылык кәсепчелеге тарала. XX йөз башында 2 мәчет, җил тегермәне, ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 626,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Иске Кырлай авыл җирлеге составына керә.

1950 елдан авыл берләштерелгән Мичурин исемендәге колхоз составына керә, 1990 елда мөстәкыйль “Йолдыз” колхозына аерылып чыга. 2003 елдан “Кырлай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Ф.И.Бикмуратова (1964 елда туган) – ТРның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы;

Р.М.Сибгатуллина (1948 елда туган) – җырчы, ТАССРның атказанган артисты, ТРның халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 60 ир заты;
1859 елда – 300,
1897 елда – 487,
1908 елда – 488,
1920 елда – 467,
1926 елда – 441,
1938 елда – 406,
1949 елда – 348,
1958 елда – 289,
1970 елда – 312,
1979 елда – 270,
1989 елда – 223,
2002 елда – 232,
2010 елда – 228,
2015 елда – 219 кеше (татарлар).