Европа, Азия һәм Төньяк-көнбатыш Африкада аланлы якты урманнарда яши.

Күчмә кош. ТР территориясендә апрель аеннан күренә.

Гәүдәсенең озынлыгы 40 см га кадәр, авырлыгы 450 г га җитә. Каурыйлары күгелҗем төстә. Томшык төбе кызыл. Муенының як-ягында 2 ак тап, канатларында ак сызык бар. Оясын биек агачның ян ботакларына һәм кәүсәсе янына ясый. 2 ак йомырка сала. Үсемлек орлыклары, кайвакыт җиләк, яфрак һәм бөре, әкәм-төкәм һ.б. вак умырткасызлар белән туена.

Спорт сунарчылыгы объекты.

ТРда әберчен саны кими.