Төп мәгълүмат

Норвегия, Финляндия, Эстония, Латвия, Литва, Польша, Белоруссия, Украина, Грузия, Азәрбайҗан, Казахстан, Монголия, Кытай, Төньяк Корея, Япония, АКШ белән чиктәш.

Мәйданы 17125,2 мең кв.км.

Халкы  – 142,9 миллион кеше (2010 ел), шул исәптән руслар – 79,8%, татарлар – 3,8%, украиннар – 2%, башкортлар – 1,2%, чуашлар – 1,1%.

2010 елда РФдә 1100 шәһәр, 1286 шәһәр тибындагы поселок, 153124 авыл торак пункты исәпләнә.

Башкаласы – Мәскәү.

Зур шәһәрләре: Санкт-Петербург, Новосибирск, Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара, Омск, Казан, Уфа, Чиләбе, Ростов-Дон, Пермь, Волгоград.

РФ субъектларын 22 республика, шул исәптән Татарстан Республикасы, шулай ук крайлар, өлкәләр, федераль әһәмияткә ия шәһәрләр (Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь), автономияле өлкә һәм автономияле округлар тәшкил итә.

Дәүләт башлыгы – РФ Президенты, ул шулай ук РФ Кораллы көчләренең Югары Башкомандующие вазифасын да башкара.

РФнең вәкаләтле һәм законнар чыгаручы органы – Федераль җыен (парламент) – ике палатадан: Федерация Советы һәм Дәүләт думасыннан тора. Башкарма хакимиятне рәис җитәкчелегендәге РФ хөкүмәте тормышка ашыра.

Дәүләт гербы – канатлары киерелеп ачылган ике башлы алтын бөркет сурәте төшерелгән, түбәнге өлешендә почмаклары түгәрәкләнгән, уртасы очлаеп тәмамланган кызыл төстәге дүртпочмаклы геральдик калкан; бөркеткә кечерәк ике таҗ кидерелгән, аларны өченче – югарыдагы зур таҗ белән уртак тасма тоташтыра; бөркетнең күкрәгендәге кызыл калканда – ат тоягы астында калган аҗдаһага көмеш сөңге кадап торган, көмеш атка атланган, зәңгәр япмалы көмеш җайдак сурәте.

Дәүләт флагы – ак, зәңгәр һәм кызыл төстәге горизонталь буйлар төшерелгән полотно; гимн «Россия – священная наша держава» сүзләре белән башлана.

Тарихы

РФ Россия империясе территориясендә барлыкка килә. 1917 елгы Октябрь революциясе нәтиҗәсендә Петроградта Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелә, Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Советы хакимияте игълан ителә, башында В.И.Ленин торган яңа хөкүмәт – Халык комиссарлары советы (ХКС) төзелә.

Җитәкчелеккә большевиклар килгәннән соң, Россиянең үзәк районнарында, Идел буенда (шул исәптән Казанда), Уралда, Себердә, Ерак Көнчыгышта совет хакимиятен урнаштыру башлана. Совет хакимияте Россия халыкларының тигезлеген, аларның үзбилгеләнү хокукын игълан итә. Мөселманнарның дине, гореф-гадәтләре, милли һәм мәдәни оешмалары бәйсез дип белдерелә.

Элекке Россия империясе территориясендә барган милли-дәүләт төзелешендәге үзгәрешләр барышында Украина Республикасы оештырыла, Финляндиянең бәйсезлеге таныла. 1918 елның гыйнварында Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы (РСФСР) төзелә.

Идел буе, Урал, Себердәге милли-демократик көчләр милли-мәдәни мохтарият идеясен тормышка ашыралар. Идел-Урал Штаты формасында татар һәм башкорт дәүләтчелеген булдыру эше башлана, тик большевикларның каршылыгына очрый. 1918 елның мартында үзәк хакимият тарафыннан, әлеге проектка җавап йөзеннән, шулай ук үтәлешенә ирешелмәгән Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы төзү турында карар кабул ителә.

Соңрак РСФСРның милли-дәүләт төзелеше Башкортстан АССР, Татарстан АССР, Кыргызстан АССР, Чуаш, Вотяк, Мари автономияле өлкәләре барлыкка килү һ.б. автономияле бүленешләр аша хәл ителә.

Губерна, өяз, волостьлар урынына өлкә, край, кантон, районнар оештырыла. РСФСРда ТАССРның сәяси, икътисади, мәдәни мәнфәгатьләре Татарстан Республикасының РСФСРдагы вәкаләтле вәкиллеге арадашлыгында кайгыртыла. 1931 елга РСФСРда 14 край һәм өлкә, 11 автономияле республика, 14 автономияле өлкә исәпләнә. РСФСР, 1922 елда Белоруссия ССР, Украина ССР, Кавказ арты ССР белән бергә кушылып, Совет Социалистик Республикалар Союзын (СССР) хасил итә.

Үзгәртеп кору чорында (1980 еллар уртасыннан) союздаш республикаларда «үзәктән качу» тенденцияләре көчәя башлый. 1990 елның июнендә РСФСР Халык депутатлары съезды РСФСРның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итә. 1991 елның мартында РСФСР президенты посты булдырылып, ул вазифага Б.Н.Ельцин сайлана.

РСФСРның кайбер автономияле республикаларында, аерым алганда ТАССРда, автономияләрнең статусын күтәрүгә юнәлтелгән хәрәкәт көч ала; 1990 елның августында Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.

1991 елның август–сентябрендә союздаш республикаларның күпчелеге бәйсезлекләре турында белдерү белән чыгалар. 1991 елның декабрендә РСФСР, Белоруссия ССР, Украина ССР җитәкчеләре тарафыннан СССРның таркалуы һәм Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге төзелү рәсми рәвештә расланган Беловежье килешүенә кул куела. Россия, СССРның хокукый варисы буларак, Берләшкән милләтләр оешмасының (БМО) Куркынычсызлык Советында урын ала, элекке союз дәүләтенең халыкара-хокукый килешүләр белән билгеләнгән бурычларын үтәүне үз өстенә алуын таный.

1990 елларда РФнең сәяси, социаль-икътисади тормышындагы төп вакыйгалар икътисади реформалар, 1993 елгы сәяси кризис, Чечен Республикасындагы сугыш белән бәйле була.

Федератив мөнәсәбәтләр үсеше 1992 елда кабул ителгән, үзәкнең республикалар, крайлар, өлкәләр, автономияле округлар белән үзара мөнәсәбәтләрен билгеләгән Федератив шартнамәдә чагылыш таба. 1994 елда «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында шартнамә»гә кул куела. Шартнамә нигезендә хәрби төзелеш, хәрби-сәнәгать комплексы, бюджет, таможня, финанслар, тышкы икътисади эшчәнлек һ.б.га кагылышлы килешүләр төзелә.

РФ һәм ТРның дәүләт хакимияте органнары тарафыннан Мәскәү һәм Казанда вәкаләтле вәкиллекләр булдырыла. РФ территориясенең татарлар тупланып яшәгән төбәкләрендә татарларның милли-мәдәни автономиясе төзелә. 2007 елгы «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә»дә ТРның РФ субъекты булуы, РФдән һәм РФ вәкаләтләреннән читтәге РФ һәм аның субъектларына кагылышлы уртак эшләрдә тулы дәүләт хакимиятенә ия икәнлеге әйтелә.

ТР хәзерге чорда РФнең сәяси һәм икътисади яктан иң тотрыклы төбәкләреннән санала. 2000–2014 елларда, В.В.Путин (2000–2008 еллар, 2012 елдан) һәм Д.А.Медведев (2008–2012 еллар) РФ Президенты булган чорда, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, авыл хуҗалыгы һәм торак хуҗалыгы, хәрби төзелеш, хокук саклау системасы өлкәсендә реформалар уздырыла.

Әдәбият

Новая Российская энциклопедия. М., 2003. Т.1.

Автор – И.Р.Вәлиуллин