Европа, Азия, Төньяк Америка һәм Африкада таралганнар. ТР территориясендә өч ыругка караган 7 төр яши. Ак яңаклы казарка (Branta leucopsis) һәм кара казарка (B. bernicla) – сирәк очып килүче төрләр; ындыр казы (Anser fabalis), ак маңгайлы каз (A. albifrons), чыелдык каз (A. erythropus), кызыл түшле казарка (Rufibrenta ruficollis) – күчмә төрләр; соры каз (A. anser) – аз сандагы оя коручы төр, йорт казларының бөтен токымнарының диярлек нәсел башы. Коры җирдә яки сай сулыкларда яшиләр.

Гәүдәсенең озынлыгы 60 тан (ак маңгайлы каз) 100 см га (соры каз) кадәр, авырлыгы 2–6 кг. Аяклары чагыштырмача озын, йөзүгә караганда йөрүгә күбрәк җайлашкан. Томшыгы зур, кайбер казларның төптән үк калын. Башлыча үсемлекләр белән туклана. Парлар бөтен үрчү чорында бергә була. Ояларын җирдә ясый. 5–8 йомырка сала. Ана кош утыра, әмма атасы һәрвакыт оя янында була. Кош балаларын икесе дә ияртеп йөри.

Соры каз, ак маңгайлы каз, ындыр казы — аучылык төрләре.

Ак яңаклы казарка, кызыл түшле казарка ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Ак маңгайлы каз

Ындыр казы