Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 524,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Краснококшайск (1919 елга кадәр – Царёвококшайск) өязе Сотнур волостена керә. 1920–1921 елларда – Мари автономияле өлкәсе составында. 1921 елның 22 сентябреннән – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Олы Битаман авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Авангард” колхозы оештырыла. 1951 елдан “Алга” колхозы (Олы Битаман, Кече Битаман, Ювас авыллары белән бергә), 1994 – 1999 елларда – “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 1999 – 2004 елларда – “Игенче” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2014 елдан – “Битаман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда клуб төзелә (хәзер эшләми). 2008 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Фельдшер-акушерлык пункты, “Рәйхат” мәчете (1997 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлеге – Бикнарат туктаулыгы (бронза гасырның соңгы чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

Х.Әхмәдуллин (1875 – 1942) – скрипкачы, татар профессиональ халыкчан скрипка сәнгате традицияләрен дәвам иттерүчеләрнең берсе, оригиналь әсәрләр (“Аккош маршы”) авторы;

Р.З.Гарипов (1958 елда туган) – “Спартак” аяк киемнәре җитештерү Аакционерлык җәмгыяте генераль директоры (2003 – 2013 еллар);

К.Х.Ибәтуллин (1928 – 2011) – төзүче, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены кавалеры;

З.Хөснияр (1961 елда туган) – язучы-прозаик, драматург, публицист, “Салават күпере”, “Сәхнә” журналлары баш мөхәррире, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Республика бүләге, А.Алиш, Ф.Хөсни, Г.Исхакый исемендәге әдәби премияләр, ТР Журналистлар берлегенең “Бәллүр каләм” премиясе лауреаты.

Халык саны

1803 елда – 80,
1859 – 201,
1897 – 393,
1908 – 480,
1922 – 429,
1926 – 572,
1938 – 660,
1949 – 551,
1958 – 433,
1970 – 380,
1989 – 214,
2002 – 201,
2010 – 182,
2017 – 155 кеше (татарлар – 98,8%, руслар – 1,2%).