Чирмешән районының Түбән Карамалы авылыннан 3 км көньяктарак, Чишмә елгасының сул кушылдыгы – Урта инеш ярында урнашкан. 1981 елда билгеләнә. 

Мәйданы 4 га.

Асфальтит чыгышы үз эченә тирән битум ятмасын алган нык яргаланган борынгы Пермь токымнары белән бәйле. Казан ярусының төп токымнарын каплаган дүртенчел система комсыл һәм балчыклы утырмалары оксидлашкан куе нефть-асфальтит белән туенган.

Борынгы рельеф иңкүлекләрендә асфальтит туплану дүртенчел чорның соңгырак дәверендә битум күле барлыкка килүгә һәм бу күлдә күпсанлы органик калдыкларның сакланып калуына китерә, шулар арасында моллюскларның 8, амфибияләрнең 1, кошларның 37, бөҗәкләрнең 30, имезүчеләрнең 18, үсемлекләрнең 8 төре билгеләнгән.

Түбән Карамалы сакланышының казылма флора һәм фаунасын җыю В.А.Чердынцев (1941, 1944), фәнни өйрәнү эшләре Н.К.Верещагин (1953) тарафыннан үткәрелә.

Комплекслылыгы буенча бу сакланыш уникаль һәм шул типтагы мәгълүм булган Старунь (Галиция, хәзер Көнбатыш Украина территориясе), Бинагадах (Әзәрбайҗан), Ранчо ля Бреа (АКШ, Калифорния штаты) сакланышлары белән бер рәттә тора.