Биографиясе

1925 елның 1 июле, Мамадыш кантоны Катмыш авылы — 2012 елның 1 сентябре, Казан.

К.Е.Ворошилов исемендәге Химик һөҗүмнән саклану хәрби академиясен тәмамлый (1957).

1943 елдан Кызыл Армиядә: Арзамас һәм Павловский Посад шәһәрләре уку полкларында фронт өчен хәрби резервлар әзерләүдә катнаша.

1945 елдан дәүләт объектларын саклау гаскәрләрендә хезмәт итә.

1957 елдан Идел буе хәрби округында полкның химик һөҗүмнән саклану хезмәте башлыгы (Казан).

1962–1967 елларда ТАССР Гражданнар оборонасы штабының химик һөҗүмнән саклану хезмәте башлыгы.

1967–1990 елларда ДОСААФның Татарстан өлкә комитеты рәисе.

Шакиров җитәкчелегендә оборона-массакүләм һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү эшләре үткәрелә. Шакиров спортның хәрби-техник төрләрен үстерү белән шөгыльләнә.

1990 елдан — запаста, 1997 елдан ТРның РОСТО (ДОСААФ) ветераннар (пенсионерлар һәм инвалидлар) оешмасы рәисе.

ТР ның Журналистлар берлеге әгъзасы (1973 елдан).

Хезмәтләре гражданнар оборонасы, яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләләренә багышлана.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, ТР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Воспитать себе смену. М., 1976; 

По зову совести — Намус кушканга. К., 2003; 

Оборонному обществу — 80: История и деятельность ОСОАВИАХИМА–ДОСААФ–РОСТО Татарстана. К., 2007; 

Батырлык адымнары. К., 1982.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов