- РУС
- ТАТ
Тимерлек елгасының (Олы Чирмешән елгасы бассейны) уң кушылдыгы.
Озынлыгы 10,8 км, бассейнының мәйданы 43,1 км2. Идел аръягы түбәнлеге буйлап, Нурлат районында ага. Елга башы урман массивында Әлмәт районы белән Беренче Май урманы чигендә, Ака поселогыннан (даими яшәүчеләр юк) 5 км көнбатыштарак; тамагы Петровский поселогыннан көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 132 м, тамагыныкы – 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 65%.
Елга челтәренең тыгызлыгы 0,25 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 79 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,03 м3/с.
Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.