Биографиясе

1947 елның 18 ноябрендә Лаеш районы Лаеш авылында туган.

1970 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1977 елга кадәр Лаеш районының «Волжский» совхозында инженер, баш инженер, колхоз рәисе, «Россия» совхозы директоры, 1977–1985 елларда КПССның Лаеш райкомы 2 нче, 1 нче секретаре.

1985–1988 елларда ТАССР Госагропромы рәисенең 1 нче урынбасары, 1989–1995 елларда ТР Министрлар Советы һәм Министрлар Кабинеты рәисенең 1 нче урынбасары, 1995–1996 елларда ТР Президентының Контроль идарәсе башлыгы, 1996–1999 елларда ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

1999 елдан ТР Дәүләт милке комитеты рәисе.

2001 елдан ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры.

1980–1990 елларда ТАССР Югары Советы, 1990–1993 елларда РСФСР һәм РФ Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

«Почёт билгесе», Дуслык орденнары һәм медаль белән бүләкләнә.