Эчтәлек

Биографиясе

1948 елның 1 декабрендә Балтач районы Иске Салавыч авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1971), Балтач районында: «Победа», «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозларда баш агроном (1973 елдан), «Дружба» колхозы рәисе урынбасары, «Правда» колхозы рәисе (1984 елдан), район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы (1985 елдан), Ленин исемендәге колхоз рәисе (1996 елдан, хәзер «Сорнай» ҖЧҖ).

Х.С.Сибгатуллин җитәкче булганда Ленин исемендәге колхозда 50 дән артык җитештерү һәм социаль-мәдәният объектлары төзелә.

2001–2007 елларда бөртекле культураларның уртача уңышы 1 га дан 43,4 ц га, бәрәңгенеке – 155 ц га җитә, еллык савым һәр сыердан уртача 6412 кг тәшкил итә. Медаль белән бүләкләнә.