Эчтәлек

Баш магистрат регламенты (1721) буенча шәһәрләрдәге земство йортларына алмашка шәһәр магистратлары кертелә. Шәһәр магистратлары Баш магистратка (1727 елга кадәр), губернаторга һәм воеводага (1775 кә кадәр), Губерна магистратына (1869 елга кадәр) буйсынулы була. Магистрат башында бургомистр тора. 1724 елдан ратман вазифасы өстәлә. Магистраттагы барлык вазифалар мәҗбүри хезмәт дип карала. Магистратка сайлаулар воевода һәм губернатор җитәкчелегендәге органнар аша үткәрелә. Сайланганнар, Санкт-Петербургка барып, Баш магистратта расланалар. Баштарак Көнбатыш үрнәгендә гомерлек хезмәт срогы билгеләнә.

1729 елда магистратларны воевода каршындагы башкарма органнарга әверелдереп, исемен ратушага алмаштыралар, бургомистрның хезмәт срогы бер елга калдырыла, 1731 елдан өч елга кадәр озайтыла. 1747 елда магистратлар кабат торгызыла. Шәһәрнекеннән тыш провинция магистратлары булдырыла. Шәһәр магистраты провинция магистратына, провинциянеке — губернаныкына, губернаныкы Баш магистратка буйсына. Провинция магистратлары — президент һәм ратманнардан, шәһәр магистратлары бургомистр һәм ратманнардан тора.

Магистратлар административ-мәхкәмә, полиция һәм салым салу-җыю функцияләрен башкаралар; сәүдәгәрләр һәм мещаннарның җинаять һәм гражданлык эшләрен карыйлар; дәүләткә төрле түләүләр түләтү һәм хезмәт йөкләмәсе үтәтүгә күзәтчелек итәләр; 1754 елдан башлап таможня салымы һәм кибет, амбар, тимерчелек, ашханә, түләүле мунча, юлаучылар йорты тотудан, олау йөртү, ат сату, камыт тамгалау кебек хезмәтләрдән кергән керемнән акчалата салым җыялар. Магистратларга дәүләт монополиясендәге товарлар (тоз, шәраб, тәмәке һ.б.) сату, казна тегермәннәре тоту кебек эшләр йөкләтелә. Алар карамагындагы таможнялар, ваклап эчемлек сату йортлары, кибетләр һәм складлар, ат базарлары, елга кичүләре, юлаучы йортлары, түләүле мунчалар, казна тегермәннәренә посад кешеләре арасыннан сайлап куелган бурмистрлар, целовальниклар күзәтчелек итә. Полиция күзәтчелеген старосталар, йөзлек, унлык башлыклары башкара. Гади халык арасыннан төнге каравылчылар билгеләнә.

Сенатның 1754 ел 5 май фәрманы белән магистратлар каршында, иң түбәнге мәхкәмә инстанциясе буларак, сату-алу, ярминкә тәртипләре, вексельләргә кагылышлы эшләрне карау өчен гапләшү мәхкәмәсе булдырыла. Аңа судьялар сәүдәгәрләр арасыннан сайлана. 1720 елларга магистратлар Казан губернасының барлык шәһәрләрендә диярлек булдырыла: Казанда шәһәр магистратына президент җитәкчелек итә, аның карамагында 2 бургомистр, 4 ратман эшли; Чабаксар магистраты 2 бургомистр, 3 ратманнан; Курмыш, Зөя, Алатыр, Уржум, Козмодемьянск, Васильсурск М.лары 1 бургомистр һәм 2 ратман; Царёвококшайск, Ядринск, Малмыж, Цивильск, Кокшайск, Яранск магистратлары 1 бургомистр һәм 1 ратманнан тора.

1721 ел Регламенты буенча магистрат әгъзаларының саны шәһәрнең разрядына карап билгеләнә, сайлану хокукына беренче йөзлеккә кергән бай сәүдәгәрләр, югары дәрәҗәле гражданнар ия була.

1731 ел Фәрманы белән бургомистр урынына югары һәм уртача дәрәҗәле, целовальник, хисапчы һ.б.ш. урыннарга түбәнрәк дәрәҗәле кешеләр — урта кул сәүдәгәрләр һәм кибет тотучылар дәгъва итә ала. Мондый бүленеш магистратта хезмәт куючыларның мөлкәти җаваплылыгы белән бәйле була. Магистратка сайланган кешедән катгый рәвештә үз эшләрен калдырып тору таләп ителә. Бу еш кына бөлү куркынычы китереп чыгара. Шәһәр нигезләмәсе буенча 1745 елдан магистратның административ-хуҗалык функцияләре шәһәр думасына тапшырыла. 1782 елдан, Баш магистрат бетерелеп, губерна магистраты гамәлгә керә. Шәһәр магистраты карары белән килешмәгән кеше губерна магистратына мөрәҗәгать итә ала. Шәһәр магистраты өч елга сайланган 2 бургомистр һәм 4 ратманнан тора; шәһәр халкының саны 500 дән ким икән, ратушада 1 бургомистр һәм 2 ратман, 500 дән артык булса, 2 бургомистр һәм 2 ратман хезмәт куя. Магистратлар каршында опекунлык эшләре белән шөгыльләнүче ятимнәр мәхкәмәсе эшли.

1775 елның 7 ноябре Манифесты нигезендә магистрат хезмәткәрләренең чиннары түбәндәге чикләрдә билгеләнә: губерна магистраты рәисе — 7 нче, прокуроры — 8 нче, утырышчылары — 10 нчы, 1 нче һәм 2 нче бургомистрлары — 11 нче класс; шәһәр магистратының 1 нче һәм 2 нче бургомистрлары, губерна магистраты ратманнары — 12 нче, шәһәр магистраты ратманнары һәм посад бургомистрлары — 13 нче, староста, гапләшү мәхкәмәсе судьялары һәм посад ратманнары — 14 нче класс. 1793 елда Чистайда магистрат булдырыла. Екатерина II чорында халык аз яшәгән шәһәрләрдә магистратлар урынына ратушалар кертелә. Думалы шәһәрләрдә ратуша мәхкәмә эшләрен генә карый. 1824 елдан кечерәк шәһәр һәм посадларда административ-хуҗалык учреждениеләрен мәхкәмә учреждениеләре белән куша башлыйлар, шәһәр идарәсе, шәһәр думалары һәм магистратлардан алынып, ратушаларга тапшырыла.

1839 елның гыйнварында Казан губернасының биш шәһәрендә дума һәм магистратлар ратуша белән алыштырыла. 1869 елда, яңа төр мәхкәмә учреждениеләре кертелү сәбәпле, магистратлар бетерелә.

Әдәбият

Дитятин И.И. Устройство и управление городов России. СПб., 1875;

шул ук. Городское самоуправление в России. Ярославль, 1877;

Зорин А.Н. Города и посады дореволюционного Поволжья. К., 2001.

Автор — Л.М.Айнетдинова