Биографиясе

1907 елның 28 апреле, Петровск-Порт шәһәре, хәзерге Дагстан Республикасының Махачкала шәһәре – 1976 елның 11 июле, Мәскәү шәһәре.

Ленинград корабльләр төзү институтын тәмамлаганнан соң (1936), Владивосток шәһәренең суднолар ремонтлау заводында эшли.

1944–1948 елларда Зеленодольск суднолар төзү заводында, 1945 елдан директор. Суднолар төзүнең позицияле агым ысулын эшләү белән шөгыльләнә.

1948–1957 елларда СССР Суднолар төзү сәнәгате министрлыгында: баш идарә җитәкчесе, министр урынбасары, 1957–1976 елларда министр.

Бутома Хәрби Диңгез Флоты (ВМФ) корабльләренең, транспорт һәм промысел судноларының яңа төрләрен төзүдә; суднолар төзелешендә атом электротехникасы җайланмаларын кертүдә катнаша.

1962–1976 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге (1949), Ленин премиясе (1974) лауреаты. Биш Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.