Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Малая Ускунла, Аксумла исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында земство мәктәбе (1896 елдан), 2 ярма яргыч, май язу йорты, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2538 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Якушкино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Новый путь» колхозы оештырыла. 1960 елдан – «Родина» колхозы (үзәк утары – Салдакай авылы, 1963 елдан – Абрыскино авылы), 1992 елдан – «Заря» колхозы (авылда үзәк утар урнаша), 1994 елдан – «Заря» крестьян-фермер хуҗалыгы, 1998 елдан – «Чирмешән» агрофирмасы, 2000 елдан – М.Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан – «АгроРазвитие», 2015 елдан  «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда (башка чыганаклар буенча, 1924 елда) башлангыч мәктәп ачыла (1929 елда яңа бина төзелә), 1937 елда ул урта мәктәп (1986 елда яңа бинада) итеп үзгәртелә. 1992 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы – В.А.Пономарева).

Мәдәният йорты (2013 елдан күпфункцияле үзәк), китапханә (1920 елда уку йорты буларак ачыла, 1959 елдан клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында «Палан» вокаль коллективы (2013 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

А.С.Ермошкин (1930 елда туган) – химик-технолог, техник фәннәр кандидаты, профессор, СССР Министрлар Советы бүләге, РФ Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 649,
1897 елда – 997,
1908 елда – 1071,
1920 елда – 1313,
1926 елда – 1059,
1938 елда – 1345,
1949 елда – 1031,
1958 елда – 874,
1970 елда – 860,
1979 елда – 706,
1989 елда – 549,
2002 елда – 561,
2010 елда – 549,
2021 елда – 358 кеше (чуашлар).