- РУС
- ТАТ
Эпизоотолог, ветеринария фәннәре докторы (1981), профессор (1982), ТАССР һәм РСФСРның атказанган ветеринария табибе (1973, 1985), РФнең атказанган фән эшлеклесе (2002)
1935 елның 3 марты, Югары Ослан районы Татар Макылы авылы – 2017 елның 9 мае, Казан шәһәре.
Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1960), Чаллы районының «Татарстан» совхозында баш ветеринария табибе булып эшли.
1963 елдан Казан ветеринария институтында (1995 елдан Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе): эпизоотология кафедрасы мөдире (1980–2005), кафедра профессоры (2005–2010), бер үк вакытта проректор (1988–1995).
Туберкулез, бруцеллез һәм хайваннардагы башка йогышлы авыруларга диагноз кую, авыруларны кисәтү һәм дәвалау ысулларын эшли һәм фәнни нигезли.
Уйлап табуга патенты бар.
ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1996).
«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Туберкулёз крупного рогатого скота. М., 1985 (автордаш).
Туберкулёз сельскохозяйственных животных и меры его профилактики. Казань, 1990 (автордаш).
Болезни животных, передающиеся от животных к человеку. Казань, 1994 (автордаш).
Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.