Биографиясе

1946 елның 9 гыйнвары, Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Кулаткы авылы – 2006 елның 3 сентябре, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1968). 1968–1971 елларда Балтач һәм Питрәч районнарында балалар укыта.

1974 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында гыйльми хезмәткәр. 1997 елдан ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институтында яңа һәм иң яңа тарих бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Р.Әмирханов тикшеренүләренең үзәк темасы – татар матбугатының үсеш тарихы: беренче тапкыр ул 1905–1917 еллардагы барлык татар вакытлы матбугатына киңәйтелгән характеристика бирә.

Аның аерым хезмәтләре татарлардагы халык мәгарифе, революциягә кадәрге һәм совет чорындагы милли уку йортлары проблемаларына багышлана. Р.Әмирхановның фәнни мәнфәгатьләре даирәсенә 1905–1907 еллардагы Россия революциясе тарихы, аның белән бәйле татарларның иҗтимагый-сәяси фикере, мәдәнияте үсеше, дәүләтчелек тарихы, төрле этапларда татар халкының милли азатлык көрәше, вөҗдан иреге, этникара никах һ.б. мәсьәләләр керә.

Р.Әмирханов – Х.Әмирхан, Г.Баруди, Ә.Вәлиди, Г.Еникиев, С.Максуди, Г.Исхакый, Р.Фәхретдин һ.б. турындагы күп кенә биографик мәкаләләр авторы; аларның биографияләрендә элек билгеле булмаган шактый зур яңалыклар ачыла. Р.Фәхретдинов, Ә.Вәлиди хезмәтләрен яңадан бастыруга әзерли.

Р.Әмирханов Татар энциклопедиясендә татар халкы һәм аның матбугаты тарихына багышланган мәкаләләр авторы.

Хезмәтләре

Иманга тугрылык. Казан, 1997.

Татарская демократическая печать (1905–1907 годы). М., 1988.

Татарский народ и Татарстан в начале XX века: исторические зарисовки. Казань, 2005.

Әдәбият

Амирханов Равиль Усманович (Равиль Амирхан) // Тюркологи современного Татарстана: справочник. М., 1997.

Страницы истории татарского народа и Татарстана в новое и новейшее время. Казань, 2007.