Тарихы

XVI йөз Писцовый кенәгәләрендә Казан ханлыгы авылы буларак билгеле. Казан Спас-Преображение монастыре җирләрендә русларның урнашуы 1606 елга карый. Башка мәгълүматлар буенча, 1646 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Ильинский буларак билгеле.

Халкы башта Казан Спас-Преображение монастыре карамагында була, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук бакчачылык, балык тоту, тимерчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында Ильин чиркәве (1764 елда төзелә), чиркәү-приход мәктәбе (1885 елда Рождествено авылы рухание А.Азбукин башлангычы белән ачыла), халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче уку өе, су һәм җил тегермәннәре, тимерче алачыгы, 1 тукымалар, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1955 дисәтинә. тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Астраханка волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Нармонка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда авылда “Спартак” колхозы (беренче рәисе – Я.В.Клемин) оештырыла, 1957 елдан – “Комсомольский” совхозы (Рус Сараланы поселогы, Астраханка, Дятлово, Макаровка, Тамгачы, Атабай, Күнтәч, Нурминкә, Рождествено, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Ташкирмән авыллары), 1960 елларда “Нармонка”совхозы составына керә, 1996 елда “Нармонка” акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә, 2009 елга кадәр “Нармонка” ачык акционерлык җәмгыяте, хәзер “Нармонка” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Хәзер авыл территориясендә фермер хуҗалыгы эшли (мөгезле эре терлек үрчетү, сөт җитештерү).

Мәдәният

Авылда клуб була. Фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – III Амбар туктаулыгы (Маклашеевка культурасы, бронза дәвере) ачыклана.

Халык саны

1646 елда – 63,
1782 елда – 107,
1859 елда – 312 ир-ат;
1884 елда – 819,
1897 елда – 985,
1908 елда – 1179,
1920 елда – 1195,
1926 елда – 1405,
1938 елда – 934,
1949 елда – 734,
1958 елда – 643,
1970 елда – 352,
1979 елда – 259,
1989 елда – 201,
2002 елда – 136,
2010 елда – 113,
2017 елда – 100 кеше (руслар – 87,4%, татарлар – 11,1%, башка милләтләр – 1,5%).