- РУС
- ТАТ
Бөре елгасының (Вятка елгасы бассейны) уң кушылдыгы.
Озынлыгы 10,8 км, бассейнының мәйданы 70 км2. Кукмара районы территориясеннән ага. Елга башы – Каенсар авылыннан 1,2 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы – Яңил авылыннан 1,5 км көнчыгыштарак. Елганың абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 83 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.
Кенәнең 1,8 дән алып 2,5 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,26 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 118 мм, ташу агымы катламы 91 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,065 м3/с.
Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.