1667–1728 елларда яши.

XVIII йөзнең беренче чирегендә Казанның иң бай сәүдәгәрләреннән берсе. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Эрбет, Мәкәрҗә һ.б. ярминкәләрдә сәүдә итә. Казан постау мануфактурасы, тире иләү-эшкәртү, спирт заводлары, туң май эретү йорты, 34 вак-төякләр кибете, берничә торак йорт хуҗасы; Мәскәү тукыма заводының милектәше. Михляев милкендә җир һәм крепостной крәстияннәр була. Җәнлек тиресе белән тәэмин итеп торучыларның берсе (1720 елда Мәкәрҗә ярминкәсенә 12740 җәнлек тиресе җибәрә).

1714 елда Казанда, Кремльдән ерак түгел, шәхси постау мануфактурасы төзи, 1722 елда аны император Пётр I килеп күрә. Казна һәм Михляев мануфактураларында җитештерелгән әйберләрне сыйфат ягыннан тикшереп, Пётр I казна мануфактурасын Михляевка тапшырырга карар кыла. Кайбер мәгълүматларга караганда, Пётр I Михляев йортында туктала. Легендада Михляев Пётр I гә алтын һәм көмеш тәңкәләр тутырылган, алтын бизәкләр белән зиннәтләнгән көмеш поднос бүләк итә диелә.

Михляев акчасына Казанда Пятницкий чиркәве, Петропавел соборы, Казан губернасы Казан өязенең Потаниха авылында Иоанн-Предтеча чиркәве, Алат авылында Успение чиркәве, Спас өязе Болгар авылында Успение чиркәве төзелә.

Михляевның тол хатыны Авдотья Ивановна кушуы буенча 1731–1756 елларда — Казанда Богоявление чиркәве, 1735 елда Евдокия чиркәве төзелә. Ш улай ук кара Михляев йорты.

Әдәбият           

Свердлова Л.М. Купечество Казани: Дела и люди. К., 1998.