Биографиясе

1858 елның 24 сентябре – 1912 елдан соң.

Дворяннар нәселеннән.

Казанның Беренче ирләр гимназиясен, Казан университетының медицина факультетын (1883 ел) тәмамлый.

Казан губернасы, Лаеш өязенең Емельяново авылында шәхси медицина эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Лаеш өязе земство җыены гласные; Казан губернасыннан 3 нче Дәүләт Думасы депутаты (1907–1912 еллар), кадетлар фракциясе әгъзасы, эчүчелеккә каршы комиссия эшендә катнаша.

Депутатлык вакыты беткәч, Лаеш өязенә кайта.

Әдәбият

Усманова Д.М. Депутаты от Казанской губернии в Государственной думе России. 1906-1917. Казань, 2006.

Автор – Л.М.Айнетдинова