Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. 1965 елда оештырыла. Мәйданы – 2,7 мең кв.км. Үзәге – Октябрьск авылы (Оренбургтан 78 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 19662 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2015 елда – 1920 кеше (1989 елда – 1529, 1994 елда – 2058, 1997 елда – 2376, 2004 елда – 2200, 2006 елда – 2114 кеше).

Татарлар, башлыча, тупланып Икенче Имангол (2006 елда – 688 кеше) һәм Биккол (319 кеше) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә татарлар 1740 елларда килеп урнашалар, бу Яңа Мәскәү юлы төзелеше белән бәйле. Казан губернасыннан күченгән татарлар бу юлдан почта ташыганнар.

Биккол авылы 1740 еллар башында төзелә. 1871 елгы мәгълүматларга караганда, анда 2 мәчет, XIX йөз башында алар каршында мәдрәсә эшли.

1746 елда Беренче Имангол татар-башкорт авылына нигез салына. 1918–1919 елларда ул икегә бүленә, һәм татарлар яшәгән өлешендә Икенче Имангол авылы барлыкка килә. 1920 елларда Икенче Иманголда мәчет (хәзер дә бар) каршында мәдрәсә эшли.

Районның ике мәктәбендә (Биккол һәм Икенче Имангол авылларында) татар теле предмет буларак укытыла (2015/2016 уку елы мәгълүматлары буенча).

Икенче Имангол авылындагы китапханә фондында татар телендә 144 басма исәпләнә. Китапханә, авыл клубы белән берлектә, милли мәдәният көннәре үткәрә.

Районда татар үзешчән коллективлары: «Чишмәләр» (Биккол авылы) һәм «Умырзая» (Краснооктябрьск авылы) вокаль төркемнәре, «Шүрәле» драма түгәрәге (Икенче Имангол авылы), «Гүзәлләр» бию коллективы (Биккол авылы) эшли.

Күренекле кешеләре

Районда драма актеры, режиссер, Башкортстан АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты В.Г.Мортазин-Иманский туган.