Биографиясе

1939 елның 3 октябрендә Зәй районы Кәрәкәс авылында туа.

1963 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 1965 елдан Казандагы медицина оешмаларында табиб.

1970 елдан СССР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Баш идарәнең Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясендә (Мәскәү); 1990 елдан Мәскәү медицина стоматология институтының ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү кафедрасы профессоры.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре кичектергесез кардиологиягә, кичектергесез ярдәм вакытында тын алу функциясенә, ашыгыч ярдәм итүгә, табибләрне дипломнан соң әзерләүне оптимальләштерүгә карый.

Бүләкләре

«Кичектергесез кардиологиядә тын алуның кыенлашуы» («Дыхательная недостаточность в неотложной кардиологии», М., 1979) монографиясе өчен СССР Медицина Фәннәр академиясенең Г.Ф.Ланге дипломы белән бүләкләнә (1981).